Мөрәле авылы мәчетендә Мәүлид ашы үткәрелде
Дин һәм тормыш

Мөрәле авылы мәчетендә Мәүлид ашы үткәрелде

Биредә Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көне уңаеннан Мәүлид ашы авыл мәчете, Галимулла хәзрәт Гыйбадуллин гаиләсе, авыл халкы, җирлек хезмәткәрләре, «Туган як — Агро» җәмгыяте ярдәме белән үткәрелде.

Авыл халкын Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көне белән котлап, авыл имамы Галимулла хәзрәт Гыйбадуллин чыгыш ясады, вәгазь сөйләде. Аннан соң мөнәҗәтләр яңгырады. 
Мөрәле халкын әлеге күркәм чара белән котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин килгән иде. Алар мәҗлесне оештыручыларга, үзләреннән өлеш кертүчеләргә олы рәхмәтләрен җиткерде, үткәргән мәҗлесләренең Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул булуын теләде. 

Асия апа Гыйбадуллина Мөхәммәт пәйгамбәр тормышы турында вәгазь сөйләде. Аш үткәрүдә үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәтен белдереп, киләсе елларда да Мәүлид ашы үткәрелеп килер дигән теләген белдерде. 
 


Нет комментариев