— Медицина алга китеп, халыкның гомер озынлыгы арткан саен, глаукома белән авыручылар саны да арта. Чөнки бу чир күбесенчә 55 яшьтән соң башлана, — дип белдерде Республика клиник офтальмология хастаханәсенең баш табиб урынбасары Жиденко Елена Александровна.
Илебездә халык сәламәтлеген саклау буенча милли сәясәт кысаларында, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында глаукоманы кисәтүгә багышланган матбугат чарасы узган иде.
Нәрсә ул глаукома?
Нинди чир соң ул глаукома, дигән сорауга гади генә итеп җавап бирсәк, ул — күз нервысына зыян килү һәм шуның аркасында күрү сәләтен бөтенләйгә югалту. Күз нервысына зыян килүнең төп сәбәбе — күз эчендәге басымның югары булуы. Ләкин 20 процент очракта күз эчендәге басым нормада була.
Глаукоманы ничек дәваларга?
Глаукоманы тулысынча дәвалау мөмкин түгел, шулай да аны контрольдә тотып, бөтенләй сукыраюдан котылып калырга мөмкин. Шуңа күрә күз табибына даими күренеп тору бик мөһим, чөнки глаукоманың бернинди дә билгеләре юк, аны бары табиб кына ачыклый ала.
Кемнәр аеруча куркыныч астында?
- 40 яшьтән өлкәннәр,
- туганнары арасында глаукома белән авыручылар булганнар,
- диабет, гипертония белән авыручылар,
- холестерины югары булганнар;
- гел утырып кына эшләүчеләр;
- даими стресста булучылар.
Табиблар әйтүенчә, глаукомалы пациентларның 80 проценты өстәмә соматик чирләр белән авырый.
Глаукоманы ничек ачыкларга?
Глаукоманы вакытында ачыклау һәм алга таба сукыраюдан саклану өчен, 40 яшьтән соң ике елга бер тапкыр офтальмологка күренү тиешле.
Ә 55 яшьтән соң күзләрнең сәламәтлегенә аеруча зур игътибар бирергә кирәк.
Глаукоманы ачыклавы артык кыенлык тудырмый. Диагностика гади, ләкин тулысынча сукыраеп, инвалид калудан саклану өчен ул шулкадәр мөһим:
- тонометрия (күз басымын үлчәү);
- күз төбен тикшерү;
- күрү кырын тикшерү — төп методлар.
Глаукоманы туктату өчен гомер дәвамында күзгә һәр көнне дару тамчылары салу таләп ителә. 2023 елдан глаукомадан кулланыла торган дарулар пациентларга бушлай бирелә.
Глаукоманы булдырмас өчен нишләргә?
Беренче чиратта бу — организмның картаю процессын тоткарлау:
- сәламәт яшәү рәвеше алып бару;
- тиешенчә йоклау (40 яшьтән соң табиблар йокы режимына аеруча игътибарлы булырга куша);
- суны тиешле күләмдә эчү;
- антиоксидантлар кабул итү;
- хәрәкәтләнү;
- дөрес туклану.
Әйе, болар үтә дә гади чаралар, ләкин нәкъ шушы чаралар сезгә гомер буена дөньяның матурлыгын күреп яшәргә мөмкинлек бирә.
Лилия Гәрәева, «Сөембикә» журналыннан
Нет комментариев