Кайбычта хәйрия акциясенә йомгак ясадылар
Хәбәрләр

Кайбычта хәйрия акциясенә йомгак ясадылар

Кайбычта ел саен үткәрелүче «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе быел да балаларга шатлык, ә гаиләләргә ярдәм һәм җылылык бүләк итте.

Инде унтугызынчы елын дәвам иткән әлеге игелекле чарада еллар дәвамында меңләгән гаиләгә ярдәм күрсәтелде. Акция үткәрелә башлаганнан бирле районда якынча 4100 балага мәктәпкә җыенырга булышканнар. 

Бәйрәм балаларны һәм әти-әниләрне, укытучыларны һәм җитәкчеләрне, эшмәкәрләрне һәм битараф булмаган райондашларны бер мәйданга — «Имәнлек» паркына җыйды. Бу көндә һәркемне бер теләк — балаларга яңа уку елын матур кәеф, кирәкле әйберләр һәм күтәренке рух белән башларга ярдәм итү берләштерде.

Чарада мәртәбәле кунаклар да катнашты. Алар арасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгълүмати технологияләрне үстерү һәм иминлек бүлеге җитәкчесе Илдус Сарманов, район башлыгы урынбасары Эльвира Заһидуллина, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, электр элемтәсе узелы начальнигы Игорь Канашов, полиция бүлеге начальнигы урынбасары Радик Хәялиев, «Август-Кайбыч» җәмгыятенең кадрлар буенча белгече Олеся Таймасова бар иде.

Бәйрәмне «Алдынгылар хәрәкәте» лидеры Елена Краснова һәм район мәдәният йорты хезмәткәре Светлана Зиядиева алып барды. Бу көнне башлангыч класслар укытучылары аерым игътибар үзәгендә булды. Яңа уку елында районның 16 укытучысы, беренче класс укучыларын каршы алып, аларны белем дөньясына алып керәчәк. Алар арасында тәҗрибәле, күп еллар балаларга белем һәм тәрбия биргән остазлар белән беррәттән, педагогик хезмәт юлын яңа гына башлап җибәрүяшьбелгечләр дә бар.

Укытучыларны мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин сәламләде. Ул педагогларга яңа уку елында уңышлар, көч-куәт, һөнәри үсеш һәм хезмәтләренең нәтиҗәсен күреп сөенеп яшәүләрен теләде.

Аннан соң игътибар балаларга юнәлде. Чөнки алар бу бәйрәмнең төп геройлары булды. Кайберләре укырга беренче тапкыр гына барса, кемнәргәдер мәктәп сукмаклары инде күптән таныш. Яңа уку елы һәр бала өчен үзенә күрә бер яңа башлангыч.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин укытучыларны һәм балаларны якынлашып килүче Белем көне белән котлады.

— Бу балалар — безнең киләчәгебез. Барыгызны да чын күңелдән якынлашып килүче Белем көне белән котлыйм! 25 майда балалар каникул башлануын елмаеп каршы алса, 1 сентябрьдә кәеф, әлбәттә, бераз башкача — җәй буе ял итәргә өйрәнеп беттеләр бит. Әмма нишлисең, яңадан укырга, яңа белемнәр үзләштерергә, күп кенә кызыклы әйберләр белергә туры килә. Барлык укучыларга да уңышлар, яхшы билгеләр, тугры дуслар һәм мавыктыргыч уку елы телим, — диде район башлыгы. —Беренче класс укучыларын аеруча ихлас күңелдән котлыйм. Бүген алар шундый күркәм, матур итеп киенгәннәр! Шулай ук акциябезгә кушылган барлык иганәчеләргә һәм хәйриячеләргә дә рәхмәтемне белдерәм. Балаларга күрсәткән игътибарыгыз, кайгыртучанлыгыгыз һәм ярдәмегез өчен зур рәхмәт. Уртак ярдәм һәм тырышлык аркасында бу бәйрәм гаиләләребез өчен чын мәгънәсендә шатлыклы вакыйгага әверелә, — дип өстәде ул.
Альберт Рәхмәтуллин беренчеләргә портфельләр һәм уку әсбаплары җыелмалары тапшырды.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары да игътибардан читтә калмады. Алар өчен дә кирәкле канцелярия әйберләре белән тутырылган портфельләр әзерләнгән иде. Балаларны ТР Дәүләт Советы депутаты Айрат Зарипов котлады. Илдус Сарманов һәм Эльвира Заһидуллина да укучыларга җылы теләкләрен җиткерде. 

Игелекле эшкә Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге һәм Кайбыч электр элемтәсе узелы хезмәткәрләре дә үз өлешен кертте. Традиция буенча, эшмәкәрләр дә акциядә актив катнаша. «Август-Кайбыч» җәмгыяте предприятие эшчәнлек алып барган авыл җирлекләрендә яшәүче беренче класс укучылары өчен бүләкләр әзерләде.

Оештыручылар барлык хәйриячеләргә, иганәчеләргә, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләренә, эшмәкәрләргә һәм ярдәм күрсәткән һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Чөнки мондый игелекле эшләр уртак тырышлык белән генә тормышка аша.

Акциядә ярдәм алган гаиләләр өчен бу көн аеруча кадерле. Мөрәле авылыннан күпбалалы Рушания Шәфыйкова да бәйрәмдәге хис-кичерешләре белән уртаклашты. Быел аның улы Самир беренче класка бара.

— Бүген бик матур бәйрәмдә катнаштык. Барысы да бик ошады, балалар да канәгать — күңелле булды. Балаларыбызга күрсәтелгән игътибар һәм кайгыртучанлык, шундый матур бәйрәм өчен оештыручыларга зур рәхмәт! — диде ул.

Бәйрәмне балалар сәнгать мәктәбе укучыларының музыкаль чыгышлары бизәде. 

Чара ахырында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән барлык балаларга татлы бүләкләр тапшырдылар. Кечкенә генә сюрпризлар да балаларга елмаю бүләк итеп, бәйрәмне тагын да күңеллерәк итте.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясенең асыл мәгънәсе портфель, уку кирәк-яраклары яки бүләкләр тапшыру белән генә чикләнми. Аның иң зур кыйммәте — балага игътибар, җылылык һәм кайгыртучанлык бүләк итүдә. Һәр бала үзенең ялгыз түгеллеген, янәшәсендә ярдәм итәргә, шатлыгын уртаклашырга әзер кешеләр барлыгын тоярга тиеш.


Нет комментариев