Районыбыз басуларында көзге культуралар өлгерде. Бу атнада Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы буенча бөртек урып-җыю комбайннарының яңа уңышны җыеп алуга әзерлеге тикшерелде.
Махсус комиссия район хуҗалыкларындагы барлык бөртек урып-җыю комбайннарының әзерлеген карап чыгып, тиешле бәясен бирде. Үзара тикшерү барышында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин комбайнчылар белән очрашып, әңгәмә корды.

-Иген кырларын карап йөрдек, быел икмәк булачак. Шактый тир түгеп үстерелгән уңышның язмышы сезнең кулларда. Аны сыйфатлы итеп, югалтуларсыз җыеп алу - безнең алда торган иң зур бурыч. Бөртек урып-җыю комбайннары ремонтланып, әзерлек сызыгына куелган, 18 июльдән районда 2016 елгы уракка старт бирелә. Иң мөһиме - техника куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәргә кирәк. Безгә һәр игенченең гомере кадерле, - диде район башлыгы игенчеләргә мөрәҗәгать итеп.
Бу хакта тулырак газетаның киләсе санында укый аласыз.Районыбыз басуларында көзге культуралар өлгерде. Бу атнада Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы буенча бөртек урып-җыю комбайннарының яңа уңышны җыеп алуга әзерлеге тикшерелде.

Махсус комиссия район хуҗалыкларындагы барлык бөртек урып-җыю комбайннарының әзерлеген карап чыгып, тиешле бәясен бирде. Үзара тикшерү барышында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин комбайнчылар белән очрашып, әңгәмә корды.

Бу хакта тулырак газетаның киләсе санында укый аласыз.
Нет комментариев