Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кайбыч районының тагын бер юбиляры котлаулар кабул итте

Россия Президенты Владимир Путин исеменнән Кайбыч районына рәхмәт сүзләре белән сугарылган тагын бер котлау хаты килеп төште. Бу юлы Олы Кайбыч авылында яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Әгъзам ага Нуретдинов исеменә. Аңа шушы көннәрдә 90 яшь тулды.

Юбилярга ил башының котлавын һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллиның бүләген тапшырырга башкарма комитетның эшләр белән идарә итүчесе Дания Бәдретдинова, Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин (рәсемдә) килгән иде. Тормыш иптәше Кәримә апа белән икесенең дә кунак­лар килүенә күңеле булды. Авыр сугыш елларында Бөек Җиңүне якынайту өчен хезмәт фронтында армый-талмый эшләгән алар.
- Илгә кайгы килгән, ачлы-туклы яшәгән ул чорларны хәзер куркыныч төш сыман гына искә алабыз. Бергә уйнап-үскән яшьтәшләремнең күбесен сугышка алдылар, ә мине, сәламәтлегем аркасында, яраксыз дип таптылар. Шуңа да фронттагы иптәшләрем өчен дә тырышып эшләргә, авырлыкларны күп күрер­гә туры килде безгә. Шулай булса да, менә туксанга кадәр килеп җиттем. Безнең кебек гади кешеләрне дә онытып бетермичә, зурлап юбилей белән котлаулары өчен җитәкчеләргә олы рәхмәтемне җиткерәм. Дөньялар тыныч булсын, яшьләргә безнең кебек сугыш чоры авырлыкларын татырга язмасын. Һәркем муллыкта, татулыкта, тыныч тормышта, рәхәттә яшәсен иде.
Тормыш кыенлыкларылары, авыр хезмәт сәламәтлекләренә дә тискәре йогынты ясамый калмаган. Әгъзам аганың күзләре күрми, урамга чыгып йөри алмый, гел өйдә генә. Кәримә апаның колагы ишетми. Ходай Тәгалә үзләренә балалар шатлыгын тоеп яшәргә дә язмаган. Картлык көннәрендә бер-берсенә терәк алар. Күршеләре Мөдәрис абый Зиядиев гаиләсе дә ярдәмнәреннән ташламый, хәлләрен белешеп тора. Без юбилярны котларга килгәндә дә Мөдәрис абый алар янында иде.
- Гомерләре буена икесе дә авыр хезмәттә булдылар. Сугыш чорында Әгъзам ага ат җигеп колхозда эшләгән. Кәримә апа Бәрлебашы кызы, ир-атлар җигә алмаган колхоз айгырын ул гына буйсындыра ала иде, дип өлкәннәрнең сөйләгәнен ишеткәнем бар, - диде ул. - Кәримә апа әле хәзер дә, туксаннан өстә булуына карамастан, керен дә, идәнен дә үзе юа, мунчасын ягып Әгъзам абыйны юындыра, ашарга да пешерә. Көн саен иртә-кич алар янына кереп чыгам, кибеттән азык-төлек алып кайтып бирәм. Шуңа социаль хезмәткәрне дә кирәксенмәделәр. Мохтаҗларга ярдәм иткән өчен Ходай Тәгаләдән савабы булыр дим.
Бәлки сезнең тирәдә дә Әгъзам абыйлар кебек ярдәмгә мохтаҗлар бардыр. Вакыт табып хәлләрен белешеп чыгыгыз, кирәк булса, ярдәм итегез. Гамәл дәфтәребезгә яхшылыклар гына язылып барсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районының тагын бер юбиляры котлаулар кабул итте