Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кайбычлылар! 1 июльдән Дәүләт хезмәтләре порталында яңа электрон сервис барлыкка килде

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы электрон рәвештә кулланырга мөмкин булган яңа төр субсидияләрне кертә.

Хәзер социаль яклау бүлеге белән бәйле мәсьәләләрне интернет аша да хәл итәргә була. Теге яки бу пособие алу өчен кирәкле документларны, район үзәгенә бармыйча гына, дәүләт хезмәтләре порталы аша җибәрергә мөмкин.
Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Кайбычтагы бүлеге мөдире Исламия Нигъмәтуллина хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Дәүләт хезмәтләре порталында социаль яклау өлкәсендә җиде хезмәт күрсәтелә:
- торак йорт һәм коммуналь хезмәтләр өчен субсидия­-ташламалар билгеләү;
- балага айлык пособие билгеләү;
- 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә дарулар сатып алу өчен субсидия билгеләү. Моңа тәрбиягә алынган балалар да керә;
- өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә мәктәптә, урта һәм һөнәри белем бирүче уку йортларында укучы балаларга (бары тик 18 яшькә кадәр генә) юлда йөрү өчен айлык субсидия билгеләү. Моңа шулай ук тәрбиягә алынган балалар керә;
- 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен субсидия-ташлама билгеләү. Бу тәрбиягә алынган балаларга да кагыла;
- Пенсияләре "Россия Федерациясендә хезмәт пенсияләре турында"гы, "Россия Федерациясендә пенсия белән дәүләт тәэмин итүе турында"гы федераль законнар нигезендә билгеләнгән, социаль яклау чараларына хокукы булмаган Татарстанда яшәүче пенсионерларга юлда йөрү өчен айлык акчалата түләү билгеләү.
Боларга өстәп, 1 июльдән хезмәт күрсәтүнең җиденче төре барлыкка килде. Хәзер ата-аналар балаларын мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы балалар бакчаларында тәрбияләгән өчен компенсация алуга гаризаны Татарстан Дәүләт порталы аша бирә ала. Субсидияләр алуга гариза бирү өчен Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында (uslugi.tatarstan.ru) шәхси кабинет булдырырга кирәк.
Өстәмә компенсация алу өчен кирәкле документлар: шәхесне дәлилләүче документ, гаиләдәге барлык кешеләрнең керемен күрсәтүче эш урыныннан соңгы өч айга белешмә, балалар бакчасы белән төзелгән килешүнең күчермәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычлылар! 1 июльдән Дәүләт хезмәтләре порталында яңа электрон сервис барлыкка килде