Бүген Татарстанда яңгыр, томан һәм +23 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Хәбәрләр

Бүген Татарстанда яңгыр, томан һәм +23 градуска кадәр җылы булуы көтелә

Бүген республикада алмашынучан болытлы һава торышы, кыска вакытлы яңгыр, төнлә урыны белән, аерым районнарда томан фаразлана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил исә, урыны белән аның тизлеге 14 метрга кадәр җитә. Төнлә температура +8..+13 градус тәшкил итте, көндез һава +18..+23 градуска кадәр җылыначак.

Чыганак: «Татар-информ»


Нет комментариев