Россиядә эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерларның уртача пенсиясе соңгы ике елда якынча 4,5 мең сумга арткан.
Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Социаль фонды мәгълүматларына таянып хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматлары буенча, 1 июльгә Россиядә уртача пенсия күләме 25 401 сум тәшкил иткән. Бу 2024 елның шул чоры белән чагыштырганда 4 426 сумга күбрәк.
2024 елның 1 июлендә илдәге эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерлар уртача 20 975 сум пенсия алган. Июль аенда иң югары уртача пенсия Чукот автономияле округында теркәлгән. Анда ул 42 213 сум тәшкил иткән.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев