Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта чөгендер алу дәвам итә

«Ак Барс Кайбыч» җәмгыяте филиалларында шикәр чөгендере алу дәвам итә. 1 октябрьгә барлык мәйданнарның 2185 гектарында татлы тамыр алынган, 69920 тонна чөгендер өемнәргә салынган. Шуның 12839 тоннасы Буа шикәр заводына тапшырылган.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров әйтүенчә, «Ак Барс Кайбыч-2» җәмгыятендә шикәр чөгендере алу төгәлләнгән. Биредә 32400 тонна чимал өемнәргә салынган. Шуның 12839 тоннасы дәүләткә тапшырылган. Алар бер көн эчендә 431 тонна чимал тапшырырга өлгергән. Хәзерге вакытта шикәр чөгендере алучы куәтле комбайннар өченче филиал кырында эшли. Әлеге филиалда үстерелгән 830 гектар мәйдандагы чөгендернең яртысы алынган инде. Монда һәр гектардан уртача 309ар центнер уңыш чыга. Хәзерге вакытка барлыгы 12747 тонна татлы тамыр алынган. Беренче филиалда әлеге табышлы культура 1061 гектарда үстерелгән, шуның 60 проценттан артыгын алырга өлгергәннәр инде. Уңдырышлылык - гектарыннан 300 центнер. Һава шартлары чөгендерчеләр өчен кулай, шуңа да эшне тиз тотарга тырышалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта чөгендер алу дәвам итә