Татарстанда +25 градуска кадәр җылыта һәм бераз яңгырлар явачак
Хәбәрләр

Татарстанда +25 градуска кадәр җылыта һәм бераз яңгырлар явачак

Бүген Татарстанда җылы һава торышы саклана.

Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Республика территориясендә алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны белән бераз яңгыр явачак. 

Җил көньяк һәм көньяк-көнбатыштан секундына 3-8 метр тизлектә исә. Көндез ул урыны белән 13 метрга кадәр көчәячәк, шул исәптән ТР башкаласында да. Татарстанда һава көндез +20...+25 градуска кадәр җылына.


Нет комментариев