Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Китап” радиосы туган тел сагында тора

“Китап” радиосының эш юнәлеше һәм максаты нидә?

 Татар медиамәктәбе үткәргән матбугат конференциясендә сүз шул хакта барды.
Радионың баш мөхәррире Алмаз Миргаязовка һәм әдәби бүлек мөхәррире Гөлинә Шәйхига район журналистлары сорауларны яудырды гына. Моның шулай булуы аңлашыла да, чөнки бу радио, “Болгар”, “Татарстан” радиолары кебек, киң катлам тыңлаучыларга таныш түгел. Аеруча авылларда көннәр буена радио тыңлаучы өлкән яшьтәгеләргә. Алмаз Миргаязов әйтеп узганча, «Китап» махсус мобиль кушымталарда һәм интернет челтәрендә тәүлек әйләнәсе эшләүче радио. Аны Казан шәһәрендә 98,6 FM ешлыгында тыңларга була. Барлык төбәкләрдә дә гадәти радиодан тыңлый алсыннар өчен, аның географиясен киңәйтергә җыеналар. Шулай да аны интернет аша Россиянең төрле төбәкләрендә, Төркиядә, Украинада, башка чит илләрдә дә тыңлыйлар икән инде. Туган телебезне саклау, халкыбызда китап уку традициясен кире кайтару өчен җан атып йөргән бу заманда әлеге радионың ачылуы бик кирәк иде. Радио эшчәнлегенең төп максаты да шуңа кайтып кала. Анда әдәби әсәрләрдән өзекләр, шигырьләр дә яңгырый. Аларны танылган артистлар шулкадәр аһәңле итеп сөйли, тыңлаган саен тыңлыйсы килә, туган телебезнең матурлыгына, нәфислегенә сокланасың. Алмаз Миргаязов артистларны студиягә махсус чакырулары турында да әйтте. Радио татар халык җырларын пропагандаулауга да үз өлешен кертә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев