Кошман авылында яшәүче ветеран укытучының тормыш юлы турындагы язма
Хәбәрләр

Кошман авылында яшәүче ветеран укытучының тормыш юлы турындагы язма

Күпләрнең яраткан укытучысы, байтак егет-кызларга тормыш юлында үз һөнәрен сайларга ярдәм иткән Рәшидә Кадыйрова бүген урын өстендә, аяклары да йөрми, гәүдәсенең сул ягы параличланган.

Өч дистә ел инде ул өйдәгеләр ярдәменә мохтаҗ.

Рәшидә апа Түбән Кошман кызы. Җилдәй җилдереп йөргән ачык йөзле, ягымлы кыз, Кайбыч урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Буада укытучылар әзерләү курсларына керә. Аны уңышлы тәмамлап, Иске Чәчкаб мәктәбенә укытучы булып урнаша. Балаларны яратучы уңган кыз озакламый яраткан егете Габделхак белән гаилә кора һәм эшен Кошман мәктәбенә күчертә. Химия-биология фәннәреннән укытучы Рәшидә ханым кинәт кенә авырып китә — инсульт кичерә. Ярты гәүдәсе тоймый башлый.

«Әле ул вакытта йөрдем, аякта идем, менә шуннан соң икенче тапкыр сукты, урынга калдым», — ди ул. —Хәзерләп ашаталар, керемне юалар, мунча кертәләр. Аллаһының биргәненә шөкер итәм. Балаларым исән булсын, яндагы улым Илдар белән киленем Айгөлгә олы рәхмәт хисләремне белдереп укып ятам, — ди Рәшидә апа.

Ул торып утыра, рәхәтләнеп уң кулына кашык тотып ашый, каршысында телевизоры, «Болгар» радиосы сөйләп тора, өй телефоны белән кәрәзле телефоны өстәл өстендә, янында гына барысы да.

Рәшидә һәм Габделхак Кадыйровлар өч бала тәрбияләп үстерде. Габделхак ага күптән инде гүр иясе. Кызы Гөлшат кияүдә, ире Марат белән Волжск шәһәрендә яши. Инде оныклар сөяләр. Атна саен булмаса да, авылга еш кайталар. Әнисен мунча кертеп, өйдәгеләргә булышып китә Гөлшат.

Рәшидә апа ковид авыруын да кичерде. Организмы нык була күрәсең, бик нык авырып ала.

Хәтерлим әле Илдарның «Әни авырый, аны эләктерде теге чир, исән генә калсын иде инде, әни бит ул бердәнбер», —дип өзгәләнгәннәрен.

Илдар белән Айгөлнең кызы Алинә Рәшидә апаны мунча кертә, юындыра, бик ярата әбисен. Аннан Илдар әнисен күтәреп алып чыга. Бик тәрбиядә Рәшидә ханым.

«Газета-журналлар килүгә, иң беренче әнигә бирәбез, ул укып, башваткычларын чишеп бетергәннән соң, безгә эләгә, — ди Айгөл, көлеп. — Башваткыч чишәргә бик ярата».

85 яшен тутыручы Рәшидә Кадыйрованың яраткан укучылары да ераклардан сагынып кайта. Күрше кызы Тәнзилә кайткан саен керми калмый. Люция Насретдинова да һәрвакыт килә.

Киленнәре Айгөл — Кече Кайбыч кызы. Апаста бухгалтер белеме алгач, Илдар белән гаилә коралар. Айгөл кайнанасы Рәшидә ханым укыткан мәктәпкә укытучы булып эшкә урнаша. Читтән торып, Казан педагогия көллиятен тәмамлый. Баянда уйнап җырларга һәвәс Айгөл мәктәптә җыр дәресләрен укыта. Яшь буынга музыкаль талантын бүләк итә, Кошман килене булуына да 32 ел булып киткән икән.

— Берчакны шулай Казанга «Җырлыйк әле» тапшыруына барырга туры килде. Ничектер җырларга тиешле кешебез килә алмады. Ул эшне миңа тапшырдылар. Җырладым. Жюри составында Казан педагогия институтының музыка факультеты деканы утыра булып чыкты. Тапшырудан соң ул миңа, укырга безгә кил, мондый талант югалырга тиеш түгел, — диде. — Мин ризалаштым. Шулай итеп, ул уку йортын да тәмамладым. Илдар җибәрде, ул каршы булса, бара алмаган булыр идем. Аңа рәхмәт. 

Айгөл Кадыйрова — авылыбызның талант иясе. Балалар бакчасы мөдире. Тыныч, акыллы педагогны ата-аналар да, хезмәттәшләре дә хөрмәт итә. «Бакчада 32 бала йөри. Яшьләр авылда кала, эш бар, район үзәге дә янәшәдә генә. Күбесе шунда йөреп эшли», — ди Айгөл. 
Менә шундый уңган, эшчән гаилә белән танышып кайттым әле.

Рәшидә ханым булганына шөкер итеп, яраткан балалары арасында кадер-хөрмәттә яши. Йөзеннән елмаю китми. Нинди кайгы-хәсрәтләр килсә дә ана йөрәге түзә инде. Рәшидә ханымны да алар урап узмаган. Улы Илшаты авариядә фаҗигале төстә һәлак булды. Аның ачысын да уздырып җибәргән ул. Инде андый хәлләр кабатланмасын. Аллаһы Тәгалә беркемгә дә бала ачысын татырга язмасын. 

Зөһрә Фәизова, 
Кошман


Нет комментариев