Кайбыч ягы музеенда яшүсмерләргә паспорт тапшыру тантанасы узды
Хәбәрләр

Кайбыч ягы музеенда яшүсмерләргә паспорт тапшыру тантанасы узды

Бу көнне Кайбыч ягы музеенда гадәти булмаган җанлылык хөкем сөрде.

Биредә укучылар, аларның әти-әниләре җыелды. Ундүрт яшен тутырган унбиш егет һәм кыз Россия Федерациясе гражданының беренче һәм төп документы — паспорт алды.

Тантананың нәкъ менә музейда уздырылуы очраклы түгел. Үткәннәр, туган як тарихы һәм якташлар турындагы истәлекләр сакланган бу урында яшьләр үз тормышларының яңа этабына аяк басты. Чара 22 августта билгеләп үтелгән Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне алдыннан оештырылды.
Музей хезмәткәре Алия Хәмидуллина, яшьләргә мөрәҗәгать итеп, Ватанны яратуның туган җиреңне, аның тарихын, гореф-гадәтләрен һәм халкын хөрмәт итүдән башлануын билгеләп үтте.

— Бүген бу тарих яңа дәвам ала: безнең егет-кызларыбыз Россия Федерациясенең тулы хокуклы гражданнарына әйләнә. Әлеге бәйрәм сезнең өчен аеруча истәлекле, чөнки быел Кайбыч районы үзенең 35 еллыгын билгеләп үтә. Ә бүген нәкъ менә сез, укучылар, районыбыз тарихының яңа битен ачасыз, — диде ул.

Кайбыч ягы музее директоры Илдар Шакиров та, яшь гражданнарны котлап, паспорт алуның һәм «гражданин» дигән яңа статусның тирән мәгънәсе турында сөйләде.

— Бүгеннән сез Россия Федерациясе гражданнары буласыз. Моңа кадәр кеше түгел идекмени, дигән сорау туарга мөмкин. Юк, сез барыгыз да — исемегез баш хәрефтән язылучы шәхес. Әмма гражданин — бөтенләй башка статус, — дип ассызыклады музей директоры.

Бу вакыйганың әһәмиятен яшьләр бүген үк тулысынча аңлап бетермәскә дә мөмкин. Әмма, вакыт узган саен, алар гражданлык хокуклары белән бергә җаваплылык та артуына ныграк төшенәчәк.

— Сез кулыгызда дәүләт документы — Россия Федерациясе паспортын йөрткән тулы хокуклы гражданнар буласыз. Гражданин буларак төрле мөмкинлекләрдән файдалана алачаксыз. Шундый мөмкинлекләрнең берсе — "Пушкин картасы, — диде Илдар Шакиров.

Ул укучыларны "Пушкин картасы«н вакытында рәсмиләштерергә һәм аның мөмкинлекләреннән дөрес итеп файдаланырга киңәш бирде һәм Кайбыч ягы музеена чакырды. Ел дәвамында биредә «Пушкин картасы» белән кереп була торган күп кенә чаралар үткәрелүен дә искәртте. Алар арасында гадәти экскурсияләр генә түгел, ә төрле вакыйгаларга һәм юнәлешләргә багышланган тематик программалар да бар.

Аннары тантананың иң дулкынландыргыч мизгеле җитте — паспортларны тапшыру башланды.

Яшь гражданнарга паспортларны район башлыгы ярдәмчесе Алия Биккулова һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлегенең миграция пункты начальнигы Илфир Яруллин тапшырды.

— Бүген сезгә тормышыгыздагы мөһим документны тапшыру минем өчен зур мәртәбә. Паспорт сезнең Россия Федерациясенең тулы хокуклы гражданнары булуыгызны күрсәтә, — дип мөрәҗәгать итте Алия Биккулова укучыларга. — Дөрес максатлар куярга, аларга ирешергә, нәрсәгәдер омтылырга кирәк. Зур хыяллар корырга һәм гамәлләр кылырга курыкмагыз. Сез шакыган барлык ишекләр дә җиңел ачылсын, юлыгызда игелекле һәм ярдәмчел кешеләр генә очрасын.
Киләчәк турында сөйләгәндә, Алия Биккулова балаларның бүгенге төп бурычы — яхшы уку, белем алу, күңелләренә якын һөнәр сайлау һәм үз уңышлары белән туган районнарын данлау икәнен искәртте. Ул туган якка һәм әти-әниләргә булган хөрмәтнең дә кеше тормышында зур урын алып торуын ассызыклады.
— Сезнең кече Ватаныгыз — безнең гүзәл Кайбыч районы икәнен һәрвакыт истә тотыгыз. Әти-әниләрегезгә рәхмәтле булыгыз, алар сезнең белән һәрвакыт горурлансын. Кем белә, бәлки, берничә елдан арагыздан кем дә булса район башлыгы булып, аны яңа биеклекләргә алып барыр, — диде ул.

Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова да котлауларга кушылды.

— Сезгә туган ягыгыз — Кайбыч районының лаеклы гражданнары, әти-әниләрегезнең горурланырлык уллары һәм кызлары булуыгызны телим. Аларга сезнең өчен беркайчан да оялып йөрергә туры килмәсен. Һәм, әлбәттә, Россия Федерациясенең лаеклы гражданнары булыгыз, — дип теләде ул.

Фәния Петухова яшьләргә мәктәпне уңышлы тәмамлауларын, үзләре теләгән уку йортында белем алуларын, күңелләренә якын һөнәр табып, әти-әниләрен, туган якларын һәм илләрен казанышлары белән данлауларын теләде.

Миграция пункты начальнигы Илфир Яруллин исә яшь гражданнарга төп документка җаваплы карарга кирәклеген искәртте. Паспортны сакларга, югалтмаска һәм чит кешеләргә бирмәскә кирәклеген аңлатты.

Әлеге көн, әлбәттә, паспорт алган укучыларның үзләре өчен аеруча истәлекле булды. Иске Чәчкаб мәктәбе укучысы Сөмбел Габитова тәэсирләре белән уртаклашты.

— Бүген минем өчен бик мөһим һәм дулкынландыргыч көн. Паспорт алу — тагын да үсү, мөстәкыйльрәк булу дигән сүз. Яңа хокуклар белән бергә җаваплылык та артканын аңлыйм. Хәзер минем Россия гражданинының төп документы бар, һәм мин үз илемнең лаеклы гражданы булырга телим. Безгә шундый мөһим документның туган ягыбыз тарихы сакланган музейда тапшырылуы аеруча истәлекле. Бу көн хәтеремдә озак сакланыр дип уйлыйм, — диде Сөмбел.

Укучылар өчен бу көн матур тантана гына булып калмады. Кулларына паспорт алып, алар һәркайсы мөстәкыйльлеккә, яңа хокукларга һәм җаваплылыкка таба тагын бер адым ясады.

Очрашу музей буйлап экскурсия белән дәвам итте. Яшүсмерләр туган як тарихы, танылган якташлары һәм мәдәни мирасы белән танышты.


Нет комментариев