Афанасьевка авылында яшәүче Равилә Фәсхетдинованы  90 яшьлек юбилее белән котладылар
Хәбәрләр

Афанасьевка авылында яшәүче Равилә Фәсхетдинованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Афанасьевка авылында яшәүче Равилә Фәсхетдинованы котларга балалары, оныклары, туганнары һәм якыннары җыелды.

Авылның ак әбисен котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да килде. Ул аңа күңел түрендәге иң җылы теләкләрен җиткерде, бүләген тапшырды, кочагына алып, чәчәк бәйләме бирде. Котлаучылар арасында башкарма комитетның эшләр белән идарә итүчесе Дания Бәдертдинова, Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Илнур Әхмәтов, язучы Ләбиб Лерон да бар иде. 

Равилә Хәбибулла кызы 30 елга якын җиләк-җимеш совхозында бухгалтер булып эшләгән, хезмәттәшләренең ихтирамына лаек булган. Лаеклы ялга чыккач та бергә эшләгән хезмәттәшләре белән аралашуын дәвам итә. Һәр көнне диярлек совхоз идарәсенә кереп, хәлләрен белешеп чыга. 

Равилә апа Кече Кайбыч авылында туып-үскән. Аның әти-әнисе башта Үзбәкстанда яшәгән, аннары күченеп кайткан, бераздан Олы Кайбычта яши башлыйлар. Нәни Равилә балачак елларын Хәсәнҗан бабай һәм Гөлҗиһан әбисе янында үткәрә, алар оныкларын бабасы вафат булганчы — 1948 елга кадәр тәрбияли. 
Равилә апаның күңелендә әтисе Хәбибулла Яруллин аерым урын алып тора. Әле дә җылы сүзләр белән генә искә ала ул аны. Әтисе 1933 елда нәшер ителә башлаган «Колхоз бригадасы» район газетасы типографиясенә нигез салучыларның берсе була. Мәктәптә укыган елларында Равилә әтисенә типографиядә булыша, соңрак үзе дә шунда өч ел хәреф җыючы булып эшли. Әтисе аны киез итек басарга да өйрәткән. Авылда беренчеләрдән булып кыяр, помидор үстерә башлаган кеше дә аның әтисе. Ул бу эшкә Үзбәкстанда өйрәнеп кайткан.

«Безнең тормыш бик авыр булды, сугыш елларын да үз җилкәбездә татыдык», — дип искә ала юбиляр. Ничек кенә булмасын, ул һәрвакыт белемгә омтылган. Тугыз классны үзвакытында төгәлләсә, урта белем турындагы аттестатны кырык яшендә ала.

1963 елда Равилә апа тормыш иптәше Шәүкәт Барый улы белән Афанасьевка авылына күченә. Хезмәт эшчәнлеген гади эшче буларак башлап җибәргән Равилә апа бухгалтер ярдәмчесе, соңрак совхозның баш бухгалтеры дәрәҗәсенә күтәрелә. Шәүкәте исә агроном булып эшли, аннары җиләк-җимеш совхозын җитәкли. Ул елларда совхоз районда иң алдынгылардан саналган. Монда 800 гектарда җиләк-җимеш бакчасы, 200 гектарда иген культуралары үстерелә, 900 тонна җиләк-җимеш сыйдырышлы саклагыч төзелә һәм сок җитештерә башлыйлар. Әмма җитмешенче еллар ахырындагы көчле салкыннар совхозның алма бакчаларын юкка чыгара.

Уллары Фәннүр, Рәшит, кызлары Ранияне үзләре үрнәгендә хезмәт сөючән итеп үстерәләр. Ләкин 1975 елда гаиләгә бәла килә — гаилә башлыгы каты авырудан вафат була һәм әниләре кырык яшендә тол кала. Равилә апага балаларын үстерергә, хуҗалык алып барырга туры килә, сыер да асрый. Бухгалтерлык эшен дә намус белән башкара. 98 яшькә кадәр кызы белән бергә яшәгән әнисе Рәхилә Яруллина аңа зур ярдәм күрсәтә. Балалары тормышта үзләренең лаеклы урынын тапкан, гаиләләре ныклы, әниләренә оныклар сөю бәхетен бүләк иткәннәр.

— Олы улым Фәннүр, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, шунда ук аспирантураны бетерде, хәзер шунда укыта. Икенче улыбыз Рәшит Төмәндә хәрби училищеда укыды, Германиядә хезмәт итте, аннан соң Кайбыч, Норлат, Аксубай районнарында хәрби комиссар булып эшләде, хәзер шул ук вазифаны Югары Ослан районында башкара. Кызыбыз Рания дә авыл хуҗалыгы институтын тәмамлады. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә бухгалтер булып эшләде, хәзер метеостанциядә эшли. Балаларым туган нигезгә юлны онытмый, еш кайталар, — диде бәхетле ана. 

Туксан яшенә җиткән Равилә апаның хәтере яхшы, күңеле көр, хәрәкәтчән, бакчасын ярата, күп укый, биш вакыт намазын калдырмый. Нәкъ менә хезмәт, иман һәм тормышка мәхәббәт аңа матур итеп яшәргә ярдәм итә дә инде.


Нет комментариев