Терлек асраучыларга ярдәм күрсәтелә
Хәбәрләр

Терлек асраучыларга ярдәм күрсәтелә

Республика районнарына эш сәфәре барышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов терлек азыгының бәясе арта барган һәм сөткә бәяләрнең бәясе төшкән шартларда терлекләрнең баш санын саклап калу мәсьәләләрен күтәргән аграрийлар белән аралашты.

Әлеге фикер алышулар йомгаклары буенча шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итүдә үзгәрешләр кертү турында карар кабул ителде.
Хуҗалыкларда сыерлар тотуның икътисадый максатка ярашлылыгын арттыру өчен бер баш сыер тотуга субсидия ставкалары 6300 сумнан 10 000 сумга кадәр арттырылачак. Бу карар авыл халкына ярдәм итәргә һәм терлекләрнең баш санын саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен үгезләр сатып алу чыгымнарын каплауны киңәйтү тәкъдиме дә хупланды. Ярдәмнең яңа юнәлешен гамәлгә кертү — шәхси ярдәмче хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләр симертү буенча мини-фермалар төзүдә мөһим яңалык булачак. Карар шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлекләр санын арттыруга юнәлдерелгән. 
Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайты хәбәр итә.


Нет комментариев