Нурлатта яшәүче 41 яшьлек хатын-кызны 16 яшьлек улына мотоцикл сатып алганы өчен штрафка тарттылар.
Бу хакта Татарстан Прокуратурасы хәбәр итә.
Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, 2024 елда хатын-кыз мотосалонда KAYO маркалы мотоцикл сатып алган. Аннары ул, улының әлеге транспорт чарасы белән идарә итү таныклыгы булмавын белә торып, мотоциклны аңа биргән. Үсмер руль артына утырган һәм юл-транспорт һәлакәтенә очраган, аның сәламәтлегенә уртача авырлыкта зыян килгән.
Хатын-кыз гаебен таныды. Суд аны 55 мең сум күләмендә штрафка тартты.
Нет комментариев