Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
Анда мондый юллар бар:
— Хөрмәтле хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, барлык өлкәннәребез! Район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән Халыкара өлкәннәр көне белән кайнар котлыйм. Бу көнне без районыбызны төзегән һәм үстергән өлкән буын вәкилләренә хөрмәт күрсәтәбез. Кадерле әти-әниләребез, хезмәт ветераннары, остазларыбыз! Сез зур тормыш юлы үткәнсез. Сез вакытлар һәм буыннар арасындагы тере бәйләнеш булып торасыз. Белемегез һәм бай тәҗрибәгез бүгенге шартларда аеруча мөһим: яшьләр инициативасы белән беррәттән өлкәннәрнең тормыш зирәклеге дә таләп ителә. Сез әхлакый кыйммәтләрне һәм гореф-гадәтләрне саклаучылар, балаларыгыз һәм оныкларыгыз өчен таяныч һәм тугры ярмдәмчеләр булып торасыз. Районның иҗтимагый һәм мәдәни тормышында актив катнашуыгыз да ихтирам уята. Игелекле, хезмәт сөючән, ышанычлы, җаваплы булуыгыз өчен рәхмәт белдерәм — сездән башка үзебез дә, әйләнә-тирәдәгеләр дә булмас иде. Күтәренке күңелле һәм позитив булыгызга сокланабыз. Без сез тудырган бар нәрсәне сакларга һәм арттырырга тырышырбыз. Әле озак вакыт актив һәм күпкырлы тормыш алып барырга, үз тәҗрибәгез белән уртаклашырга һәм яхшылыкка өйрәтергә мөмкинлек бирерлек сәламәтлек телим сезгә. Яшьтән хыялланганнарыгызның барысын да тормышка ашырырга көчегез һәм мөмкинлекләрегез булсын. Һәр көнегез гаҗәеп якты һәм шатлыклы минутлар китерсен, өегездә һәрвакыт җылылык, мәхәббәт һәм кайгырту хөкем сөрсен. Озак еллар дәвамында безне куандырып яшәргә язсын әле сезгә.
Нет комментариев