Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районының өч мәктәбендә азык-төлек блогы ремонтлана

Татарстанда бу елда да мәктәп ашханәләрен ремонтлау һәм аларны җиһазлау буенча республика программасын гамәлгә ашыру дәвам итә.

2023 елда республиканың 143 мәктәбендә азык-төлек блогын ремонтлау планлаштырылса, шуның өчесе Кайбыч районында булачак.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин «Заман» төзелеш фирмасы җитәкчесе Равил Җәләлиев һәм башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары Булат Сәлахов белән берлектә азык-төлек блоглары ремонтланачак Мәлки, Хуҗа Хәсән, Иске Чәчкаб мәктәпләрендә булды. Алар мәктәп директорлары теләген истә тотып, эш планын билгеләде.

Өч мәктәпкә дә бу максатка республика бюджетыннан акча бүлеп бирелгән. Шушы арада «Заман» төзелеш фирмасы эшчеләре Мәлки мәктәбендә эшкә керешә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев