Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына һәм Ленинград камалышын өзүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында сугыш ветераннары һәм кадет мәктәпләрендә укучылар Санкт-Петербург шәһәренә "Константин Коротков" теплоходында Идел буйлап круизга китте.
Республика көне - 30 августта башланып, 14 сентябрь - бишенче чакырылыштагы Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау көнендә тәмамланучы әле¬ге сәяхәт Казан - Санкт-Петербург - Казан маршруты буенча оештырылган. Тарихи урыннар буенча сә¬я¬хәттә блокада ачысын үз җилкәсендә татыган Симәкидә яшәүче Тәскирә апа Латыйпова да бар. 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр 872 көн дәвам иткән Ленинград камалышы- иле¬безнең мәңгелек йөрәк ярасы ул. Бу круизга ветераннар белән бергә кадетчыларны да алып баруларының максаты- үсеп килүче яшь буынны тарихи үткәнебез белән таныштыру, ачлык-ялангачлык шарт¬ларында да сынмаган халкыбыз мисалында патриотизм хисләре тәрбияләү, буыннар чылбырын дәвам итү.
Нет комментариев