Татарстан Республикасы халыкның физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү шартларының канәгатьләндерү дәрәҗәсе буенча лидер-төбәкләр арасына керде.
Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында шулай дип белдерде.
Мондый төбәкләр исемлегендә шулай ук Мәскәү, Чечен Республикасы, Ямал-Ненец автономияле округы, Красноярск крае, Төмән өлкәсе, Ханты-Манси автономияле округы — Югра, Пермь крае, Белгород өлкәсе һәм Чувашия дә бар.
Шулай ук Мурманск, Сахалин, Пенза, Түбән Новгород һәм Воронеж өлкәләре, Санкт-Петербург һәм Севастополь шәһәрләре, Марий Эл, Кабарда-Балкар, Төньяк Осетия республикаларында да югары күрсәткечләр теркәлгән.
Россиядә физик культура һәм спортны үстерү стратегиясе нигезендә, 2030 елга ил халкының 70 проценты даими рәвештә спорт белән шөгыльләнергә тиеш.
Нет комментариев