Татарстанда бүген томан һәм 9 градуска кадәр җылылык фаразлана
Хәбәрләр

Татарстанда бүген томан һәм 9 градуска кадәр җылылык фаразлана

Бүген Татарстан Республикасында явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава көтелә.

Төнлә һәм иртән урыны белән томан булырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Төньяк-көнчыгыштан исүче җил юнәлешен көньяк-көнчыгышка таба үзгәртә, аның тизлеге секундына 3-8 метр тәшкил итә. Төнлә һаваның минималь температурасы 0..-5 градус булса, көндез максималь температура +4..+9 градуска кадәр күтәреләчәк.

 


Нет комментариев