Татарстанда урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак
Хәбәрләр

Татарстанда урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак

Татарстанда җомга көнне алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, яшенле яңгыр явуы да ихтимал.

Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, тизлеге 5-10 м/с. Яшен вакытында җил 15-18 м/с кадәр көчәячәк. Көндез температура +21...+26 градус булачак.

 


Нет комментариев