Хөрмәтле Альберт Илгизәрович!
Хәбәрләр

Хөрмәтле Альберт Илгизәрович!

Район мәгариф бүлеге, гомумроссия мәгариф профсоюзының территориаль оешмасы һәм барлык мәгариф учреждениеләре исеменнән сезне 50 яшьлек күркәм юбилеегыз белән чын күңелдән тәбрик итәбез!

Сезнең зур һөнәри осталыгыгыз, туган якка һәм халкыбызга булган ихлас мәхәббәтегез аркасында Кайбыч районы үзенең күркәм традицияләрен саклап, ышанычлы адымнар белән алга бара һәм динамик үсеш кичерә. Мәгариф өлкәсенә күрсәткән даими игътибарыгыз өчен сезгә чиксез рәхмәтлебез.

Сезнең ярдәмегез яшь буын өчен яңа мөмкинлекләр ачарга, мәктәп һәм балалар бакчаларын заманчалаштырырга, педагоглар өчен уңайлы хезмәт шартлары тудырырга мөмкинлек бирә.

Бу бәйрәм көнендә сезгә иҗади хезмәтегез, зирәк фикер йөртүегез һәм халык мәнфәгатьләренә тугры булуыгыз өчен тирән рәхмәтебезне белдерәбез.

Ихлас күңелдән сезгә, хөрмәтле Альберт Илгизәрович, озын гомер, корычтай ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, күңел тынычлыгы һәм гаилә иминлеге телибез! Һөнәри эшчәнлегегез алга таба да зур уңышлар, яңа казанышлар һәм фикердәшләрегезнең ышанычлы ярдәме белән тулып торсын. Сезгә һәм якыннарыгызга тынычлык, бәхет һәм игелекләр юлдаш булсын!


Нет комментариев