Сезне юбилеегыз уңаеннан кайнар котлыйм.
Александр Иванов, «Август-Кайбыч» җәмгыятенең генераль директоры:
— Хөрмәтле Альберт Илгизәрович! Сезне юбилеегыз уңаеннан кайнар котлыйм. Язмышыгыз Кайбыч тарихыннан аерылгысыз. Хезмәтегезне намус белән башкарып, халык арасында зур абруй казанасыз. Күңелегез гел ашкынулы, тормыш юлыннан кыю, ныклы адымнар белән атлыйсыйз. Сез матур гамәлләре, кыю карарлары, сокланырлык эшләре белән танылган оста оештыручы, тәҗрибәле җитәкче. Сезгә киләчәктә дә туган ягыгыз халкының мул, имин яшәеше өчен нәтиҗәле хезмәт, яңа башлангычларыгызда, районның социаль-икътисадый үсешендә уңышлар, ныклы сәламәтлек, үзегезгә һәм якыннарыгызга матур тормыш телим.
Нет комментариев