Бәйрәм белән.
Фәнил Баһаветдинов, Татарстан Республикасының VII чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, «Цеолиты Поволжья» Сәүдә йорты" җәмгыятенең генераль директоры:
—Хөрмәтле район өлкәннәре! Халыкара өлкәннәр көне алдыннан тырышлыклары һәм сабырлыклары өчен тирән рәхмәт хисләрен, аларны ни дәрәҗәдә олылавыбызны белдерү максаты белән ихтирамга лаеклы буын вәкилләренә, әти-әниләребезгә, остазларыбызга мөрәҗәгать итәбез. Без сезнең эздән барабыз, ирешкән казанышларыгызны югалтмаска тырышабыз һәм аларны тагын да арттыру өчен мөмкин булганның барысын да эшлибез. Сез, лаеклы тормыш юлы үтеп, зур тәҗрибә, зирәклек тупладыгыз. Һәммәгезгә дә корычтый ныклы сәламәтлек, изгелекләр, туганнарыгыз кайгыртуында исән-имин яшәвегезне телим.
Нет комментариев