Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ябалакта Сабантуе гөрләп узды. Фото

Кече Кайбыч, Ябалак, Бәрлебашы, Морза Бәрлебашы авылларын берләштерелгән Сабантуенда быел халык аеруча күп иде. Үзебезнең район авылларында, читтә яшәүче якташлары да, кунаклар да күп иде анда.

Башка авыллардан аермалы буларак, бәйрәмне ат чабышыннан башлап җибәрделәр. Яшьлегендә бик күп Сабануйларында ат чабышында катнашкан районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җайдакларны ярыш шартлары белән таныштырды. Старт бирелүгә тугыз җайдак уктай алга ыргылды. Атлар килә, атлар, нәселле атлар! Кемдер шулай дип әйтүгә, барысы да шул якка борылды. Олы Кайбычтан Рәдиф Зиннәтҗанов алдан җилдерә, Бәрлебашыннан Илназ Әскәров аннан бераз гына калыша икән. Григорий Угольцов, кәрәзле телефоннан сөйләшә- сөйләшә, финиш сызыгын өченче булып үтте. Рәхәтләнеп көлделәр лә соң үзеннән!
Ә хәзер чират, халыкча әйтсәк, колхоз атларына. Район Сабантуенда ат чабышында катнашкан Морза Бәрлебашы егете Наил Сибгатуллин бу юлы уңышны кулдан ычкындырмады, туган ягы табигате ярдәм иттеме, финишка беренче булып килде. Лидердан беразга гына калышып, Ябалактан Рәмис Камалетдинов, Бәрлебашыннан Данис Әскәров килде.
Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина бәйрәмне үткәрүдә матди ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәтен белдерде. Альберт Рәхмәтуллин якташларына иң җылы теләкләрен җиткерде:
- Районыбызның күпмилләтле халкы бегәләп җиң сызганып эшли дә, күңелле итеп ял да итә белә. Игенчеләребезнең зур тырышлыгы белән язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыктык. Шифалы яңгырлар явып, мул уңыш җыеп алырга язсын. Терлекчеләребез дә,мул продукция җитештереп, илебез табынын баетуда үз өлешләрен кертә. Авылдашларыма сәламәтлек, ил-көннәребезнең тыныч булуын, хезмәт уңышлары телим.
Уңган механизатор Фәйзулла Лотфуллин белән алдынгы савымчы Люция Сибгатуллина Сабантуе флагын күтәргәннән соң, механизаторлар Наил Сибгатуллинга Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау кәгазен, Камил Ибәтуллинга район башлыгының Мактау кәгазен, Айрат Биктимеровка Рәхмәт хаты тапшырдылар. "Ак Барс Кайбыч-1" җәмгыяте директоры Илгиз Саттаров та алдынгыларны бүләкләде. Бәрлебашы бүлекчәсе управляющие Айрат Рәхмәтуллин да аларга бүләкләрен әзерләгән иде.
Танылган артистлар Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, яшь җырчылар бәйрәмгә ямь өстәде. Халык уеннарында җиңүчеләрне бүләкләр көтә иде.
Гер күтәрүдә Кече Кайбыч егетләре Зильмир Гашыйгуллин, Фәнил һәм Фәрит Зиннуровлар җиңүгә иреште. Кул көрәштерүдә Илсур Гомәров беренчелекне яуласа, Алмаз Рәхмәтуллин белән Рөстәм Гомәров икенче-өченче урыннарны бүлеште. Спортның бу төрендә хатын-кызлар да читтә калмады: Фәрдия Җамалетдинова- беренче, Гөлшат Сөнгатуллина- икенче, Назлым Шакирова өченче урында.
Көрәшнең баш хөкемдары - район яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов гадел бәя биреп барды.32 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Инсаф Низаметдинов җиңүгә иреште. Евгений Санников, Андрей Писарев икенче-өченче урыннарны бүлеште. 40 килограммга кадәрге үлчәү авырлыганда Данияр Идрисовка тиңнәр булмады. Владислав Митяшин- икенче, Гадел Гашыйгуллин өченче урында. 40 килограммнан югары үлчәү авырлыгында җиңүче- Зильмир Гашигуллин, Ранис Абдуллин белән Илсур Нигаметдинов икенче-өченче урыннарны бүлеште.
Узган елларда укучылар арасында батыр калган Ильмир Гашыйгуллин беренче урынны яулады һәм ул Ябалак Сабантуеның баш батыры исеменә дә лаек булды. Икенче урында Бәрлебашыннан Алмаз Әскәров, өченче урында Олы Кайбыч авылы егете Наил Гарәфетдинов.
- Ябалак авылында үткән елларда да Сабан туенда катнаша идек, әмма быелгысына җитми инде! Бүләкләре дә яхшы. Алдагы елларда да шул ук дәрәҗәдә үтсен иде ул, - дип үз фикере белән уртаклашты Олы Кайбычтан Фәрдия Җамалетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ябалакта Сабантуе гөрләп узды