Балалы гаиләләр июль өчен түләүләр һәм пособиеләрне 3 һәм 5 август көннәрендә алачак
Хәбәрләр

Балалы гаиләләр июль өчен түләүләр һәм пособиеләрне 3 һәм 5 август көннәрендә алачак

Балалы гаиләләр июль ае өчен тиешле түләүләрне һәм пособиеләрне 3 һәм 5 август көннәрендә алачак.

Бу хакта Россия Социаль фонды МАКСтагы каналында хәбәр итә.

3 августта банк счетларына бердәм пособие һәм эшләмәүче ата-аналарга яшь ярымга кадәр бала карау буенча түләү күчереләчәк, дип ачыклык керттеләр фондта.

5 августта ана капиталы акчаларыннан түләү күчереләчәк. Акча көн дәвамында — иртәдән кичкә кадәр күчерелергә мөмкин.

Әгәр гаилә июль өчен түләүне билгеләнгән вакыттан иртәрәк алган булса, киләсе түләү август өчен сентябрьдә башкарылачак.

Чыганак: «Татар-информ»


Нет комментариев