Бүген республикада алмашынучан болытлы һава торышы, кыска вакытлы яңгыр көтелә, төнлә урыны белән кайбер районнарда яшен һәм боз явуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә искән җил төньяк-көнбатышка күчә, урыны белән аның тизлеге 18-23 метрга кадәр җитә. Төнлә температура +16..+21 градус, көнчыгыш районнарда +24 градус тәшкил итте. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +23..+28 градуска, республиканың көнчыгышында +31 градуска кадәр күтәреләчәк.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев