Бүген Татарстанда яшенле яңгыр көтелә, һава температурасы +28 градуска кадәр күтәрелә
Хәбәрләр

Бүген Татарстанда яшенле яңгыр көтелә, һава температурасы +28 градуска кадәр күтәрелә

Пәнҗешәмбе, 3 сентябрьдә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, төнлә явым-төшем ихтималы аз, көндез кайбер районнарда кыска вакытлы, яшенле яңгыр, кайбер урыннарда боз явачак, төнлә һәм иртән урыны белән томан күзәтеләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исә, урыны белән аның тизлеге секундына 13 метрга, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр җитә. Төнлә һава температурасы +11..+16 градус тәшкил итте, көндез һава +23..+28 градуска кадәр җылыначак.


Нет комментариев