Фитофтора — бәрәңгенең төп дошманы
Башта бәрәңгенең яфраклар зарарлана.
Яфракның аскы ягында кайвакыт соры төстәге катлам күренергә мөмкин. Аннары авыру өскә күтәрелә, сабакларга күчә һәм куак берничә көн эчендә «янып» бетә.
Фитофтора бары тик яфраклар өчен генә түгел, бәрәңге төпләре өчен дә куркыныч. Ул аска бәрәңгегә дә үтеп керә ала, бу очракта бәрәңге җирдә үк яки саклау урынында чери башлаячак.
Бик нык зарарланган сабакларны шунда ук кисеп алып, бакчадан читкә чыгарып ташларга кирәк. Компостка түгел, ә ерагракка — авыру анда бик яхшы саклана. Әгәр зарарлану яңа гына башланган икән, куакларны фитофторозга каршы фунгицидлар белән эшкәртергә кирәк. Бакыр нигезендәге препаратлар яки гөмбә авыруларына каршы махсус чаралар ярый.
Әгәр уңышны җыеп алырга аз гына вакыт калган икән, бәрәңгегә авыру төшеп җитеп күчмәсен өчен, сабакларны тулысынча кисеп алу хәерлерәк. Моны эшләгәннән соң 7–10 көн үткәч, бәрәңгене казып алырга була.
Фитофтора башланганда яфраклар өстеннән су сибәргә ярамый.
Белгечләр аңлатканча, фитофторозның киң таралуына һава торышы сәбәпче: төнлә салкын һәм көндез дә температура түбән булуы моңа китергән.
Әгәр авыру күренә башлагач та дәваларга керешмәсәң, яңгыр авыру үсемлекләрдән гөмбәчек спораларын туфракка юып төшерәчәк, алар бәрәңгегә эләгеп, авыру тагын да көчәячәк.
Әгәр сабаклар каралып беткән икән, 3-5 көн эчендә аларны 15-20 сантиметр калдырып чабып алыгыз. 14 көн көтегез дә бәрәңгене казырга керешегез. Әгәр сабаклар әле яшел һәм авыру билгеләре әллә ни сизелми икән, бакырлы препаратлар яки фитофторозга каршы химик чаралар белән эшкәртегез. Бу эшне җиде көннән соң тагын кабатлагыз.
Чыганак: https://vk.ru/club234408199
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев