Казанда Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә ел саен үткәрелүче «Бал бәйрәме» узды.
Әлеге чара барышында шәкертләр үзләренең умарталыкта эшләү осталыгын күрсәтте.
Мондый тәҗрибә мәдрәсәдә шәкертләрне бал кортларын дөрес тәрбияләргә һәм умартачылык продукциясен әзерләргә өйрәнергә ярдәм итә. Ул киләчәктә яшь имамнарга өстәмә керем китерә алырлык бер күнекмә булачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бал бәйрәме» мәртәбәле кунакларны — Татарстан мөфтие, ТР Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллинны, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевны, ТР Дәүләт Советы депутатлары Айрат Зарипов, Камил Нугаев һәм Марат Бариевны, ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдиновны, Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинны, танылган язучыларны, җәмәгать эшлеклеләрен, мөгаллимнәрне, мәдрәсә иганәчеләрен һәм башкаларны җыйды. Алар җәйге каникул чорында шәкертләрне умартачы һөнәренә өйрәтү барышы белән танышты. Чара барышында шәкертләр бал кортлары өчен рамкалар ясау, кәрәзле балны кисү буенча мастер-класслар күрсәтте.
Мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин кунакларга мәдрәсәнең хуҗалык мәйданнарын: умарталыкны, бакчаны, яшелчә үстерү теплицаларын, алма бакчасын күрсәтте. Аларны шәкертләр һәм мәдрәсә хезмәткәрләре карап тора. Биредә шәкертләр өчен ел саен бал җитештерелеп, кышлыкка әзерләп куела. Әмма төп игътибар бал кортларын карарга өйрәтүгә юнәлдерелә.
— Мәдрәсәнең төп юнәлеше — авыл җирлекләре өчен имамнар әзерләү. Уку вакытында параллель рәвештә умартачы һөнәрен дә үзләштерәләр. Ике ел укыганнан соң, бер еллык практика башлана. Безнең мәдрәсә янында умарталар бар һәм биредә өйрәнү өчен барлык шартлар тудырылган. Җәй ахырында тәҗрибә уртаклашу максатыннан «Бал бәйрәме» оештырабыз, — диде мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин. — Безнең төп бурыч — өйрәтү.
Умартачылык буенча гамәли дәресләрне Хәлиулла хаҗи Мәгъсүмов алып бара. Ә кыш көне умартачы, Югары Ослан районының Кызыл Байрак бистәсе мәчете имам-хатыйбы Тимур хәзрәт Ибраһимов теоретик белемнәр бирә.
Мөфти Камил хәзрәт шулай ук әлеге мәдрәсәдә шәкертләргә хезмәт тәрбиясе бирүнең башка уку йортлары өчен үрнәк булуын билгеләп үтте. Ул шәкертләрнең күпкырлы шәхесләр булып җитешүләренең мөһим булуын ассызыклады.
Егерме оядан торган умартачылык комплексы уку йорты территориясендә урнашкан. Шәһәр шартларында бер оядан якынча 10 килограмм бал алырга мөмкин. Кунаклар егетләрнең бал суырту барышы белән танышты.
Бүген мәдрәсә территориясендә шулай ук умартачылык продукциясе, уку йортының тәҗрибә бакчасында үстерелгән яшелчәләр һәм җиләк-җимеш күргәзмәсе узды. Моннан тыш, кунакларга шәкертләрнең үз умарталыкларындагы балавыздан махсус хәрби операция зонасындагы солдатлар өчен блиндаж (окоп) шәмнәре ясавын да күрсәттеләр.
"Бал бәйрәме"ннән соң мәҗлес барышында Мәүлид ән-Нәби узды. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм турында вәгазь сөйләде. Татарстанның атказанган артисты Ильяс Халиков мөнәҗәтләр башкарды. Үз чыгышларында кунаклар Мәүлид үткәрүнең фазыйләтләре һәм мөһимлеге турында сөйләде.
Нет комментариев