Көннәрнең дә нәкъ менә җылы, кояшлы «әбиләр чуагы» чорына туры килүе сайлаучыларның кәефен тагын да күтәрде.
Сайлаудан кайткач, күңел тынычлыгы белән бакчасында эшләде, көндәлек мәшәкатьләре белән шөгыльләнде. Сайлау көннәрендә кайсы гына авылга барсак та гел шат йөзле кешеләр белән генә очраштык. Фикерләре уртак: ил-көнгә тынычлык телибез, хәрби операция тизрәк төгәлләнсен, депутатлар халык ышанычын акласын, тормыш шартлары яхшырсын.
Кайбычка сайлаулар барышы белән танышырга килгән ТР Дәүләт Советы депутаты Айрат Зарипов та сайлаучыларның активлыгын билгеләп үтте. "Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән Кошман, Федоровское, Мөрәле, Мәлки, Иске Тәрбит сайлау участокларына бардым. Аларның барысында да закон таләпләре төгәл үтәлә. Сайлау комиссияләре әгъзалары, күзәтүчеләр, хокук саклау органнары вәкилләре, сайлаучылар белән аралаштым",–диде ул.
Иске Тәрбиттә СВОдан ялга кайткан Василий Шярбятов белән очраштылар. Василий туган авылында сайлады. Ул 2022 елда мобилизацияләнгән. Бу елның маенда РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән. Аңа туган җиребезгә җиңү белән әйләнеп кайтуын теләделәр.
Альберт Рәхмәтуллин туган авылы Бәрлебашында сайлады. Сайлау участогына тормыш иптәше Эльмира, студент кызы Зилә белән бергә килде. "Россия – куәтле ил. Ул киләчәктә дә шулай булып калачак. Авыллардагы матур эшләр дәвам итсен",– диде ул, сайлау бюллетенен урнага салып.
"Без – ил табынын баетучылар!" "Август-Кайбыч" мегакомплексы савымчысы Луиза Казакова шулай диде.
Олы Подберезьедагы участок сайлау комиссиясе рәисе Татьяна Власова әйтеп узганча, биредә 460 сайлаучы исәпләнә. Сайлаучылар, сайлау участогына килеп, сәламәтлеген дә кайөгырта ала. Чөнки биредә гриппка каршы вакцина ясатырга да була иде. Олы Подберезьедагы врачлык амбулаториясе фельдшеры Галина Турова сайлаучыларның хәлен сораша, анынан соң гына прививка ясый.
"Безнең өчен иң мөһиме – халык сәламәтлеге",– диде ул. Вакцинаны барлык сайлау участокларында да ясатырга була иде.
Ульянково җирлеге башлыгы Наталия Челнокова җирлек составына дүрт авыл керүе һәм ике сайлау участогы оештырылуын әйтте. Аның берсе – Ульянковода булса, икенчесе – Корноуховода. "Ике авылда да сайлаулар матур итеп ремонтланган мәдәният йортларында уза. Сайлаучылар авылларның социаль йөзе үзгәрүен үз мисалларында ачык күрә. Юллар бар, яңалары төзелә, – диде җирлек башлыгы.
Сайлаулар әнә шулай бәйрәм рухында узып китте.
Нет комментариев