Камыллыда яшәүче Валерьян Тякмяков, 90 яшькә җитсә дә, тик торуны белми
Хәбәрләр

Камыллыда яшәүче Валерьян Тякмяков, 90 яшькә җитсә дә, тик торуны белми

Минем язмамның герое — әниемнең әтисе, кадерле бабам Валерьян Тякмяков. Аның тормыш тарихы — үз гаиләсенә һәм Ватанына тугрылыкның, фидакарь хезмәтнең чын үрнәге.

Бабам 1936 елның 17 августында Камыллы авылында дөньяга килгән. Аның балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Кечкенә чагыннан авыр хезмәтнең нәрсә икәнен белеп үсә ул. Сугыш чорында балалар да, өлкәннәр белән беррәттән, ачлы-туклы яшәп, колхоз эшендә тир түгә. Бөтен көч фронтка икмәк озату өчен куела. Җәй көннәрендә балтырган, кузгалак, какы, кычыткан, чөгендер яфраклары — барысы да ризыкка әйләнә. 

Валерьян бабам башлангыч белемне Камыллы мәктәбендә ала, аннары укуын Иске Тәрбит мәктәбендә дәвам итә. 1950 елда ул Кемерово өлкәсенә юл тота. Анда ФЗӨдә укып, тракторчы һәм комбайнчы һөнәрен үзләштерә. Дүрт елдан соң аны армия сафларына алалар. Яшь егеткә Кырымда аккумулятор-заправщик булып хезмәт итәргә туры килә. Ул хәрби хезмәт елларын бүген дә зур горурлык һәм сагыну белән искә ала.

Ватан алдындагы бурычын намус белән үтәп кайткач, бабам туган ягына эшкә урнаша. Гомерен «Восход» колхозына багышлый. 1962 елда Ольга Иванова белән гаилә корып җибәрәләр. Алар үрнәк булырлык алты бала тәрбияләп үстерә. Бабам үзенә йөкләнгән һәр эшкә җаваплы карый, җиренә җиткереп үти. Күп еллар тракторчы, комбайнчы булып эшли. Ул бригадир да була, аннары сарык фермасы мөдире итеп куялар. Аның фидакарь хезмәте югары бәяләнә — күпсанлы дипломнар, медальләр һәм Мактау грамоталары моның ачык мисалы.

Бүгенге көндә бабама 90 яшь тулды. Олы яшьтә булса да, ул бер дә тик тормый. Аның һәр эшкә төгәллеге, чисталык кагыйдәләре сокландыра. Иң мөһиме — ул әле дә спорт белән шөгыльләнә!

Хәзерге вакытта бабамның ун оныгы һәм унбер оныкчыгы бар. Алар бабаларын яраталар һәм зурлыйлар. Валерьян бабам бүген дә безгә кыйммәтле киңәшләрен бирә. Аның тормыш юлы, һәр сүзе безгә, яшь буынга, хәзерге бәхетле тормышның нинди зур бәя белән яуланганлыын аңларга ярдәм итә.

Анита Давыдова, Иске Тәрбит мәктәбенең математика һәм информатика укытучысы


Нет комментариев