Татарстан башкаласында яшәүче хатын-кыз мошенникларның корбаны булган.
Аларга 8 млн сум акчасын биргән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе хәбәр итә.
Хокук саклаучылар мәгълүматларына караганда, хатын-кыз билгесез абоненттан өй чатына керергә сорап хәбәр алган. Шуннан соң аңардан код җибәрергә сораганнар, һәм ул шулай эшләгән. Аннары хатын-кызга үзләрен дәүләт структуралары хезмәткәрләре дип таныштырган ят кешеләр шалтырата башлый. Җинаятьчеләр тупланган акчаларын саклап калырга киңәш иткәннәр.
Казанда яшәүче хатын-кыз бер атна дәвамында мошенникларның психологик йогынтысында була. Ул аларга зур суммалар күчергән — гомумән алганда 8 млн сум. Соңрак хатын үзен алдаганнарын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев