Узган төндә Казанның Оренбург трактында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган.
Яктырткыч баганасына бәрелгән машинадан тимер өме егенә калган. Бу хакта Казан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Хокук саклаучылар мәгълүматлары буенча, «ВАЗ 21123» автомобиленең 20 яшьлек йөртүчесе зур тизлектә Ферма шоссесы ягыннан Җиңү Проспекты ягына таба барган. Бер мизгелдә ул идарәне югалткан һәм яктырткыч баганасына килеп бәрелгән. Бәрелүдән автомобиль кисәкләргә бүлгәләнгән.
Машина йөртүчене ашыгыч ярдәм белән медицина учреждениесенә китергәннәр.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев