Кече Кайбыч авылында зур бәйрәм – биредә башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы янында волейбол, баскетбол уйнау өчен заманча универсаль спорт мәйданчыгы, ә аның янәшәсендә нәниләр өчен уен мәйданчыгы ачылды.
Авыл халкының зур шатлыгын уртаклашырга бик күп мәртәбәле кунаклар килде. Тантанада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин, ТР Дәүләт Советы депутаты Айрат Зарипов, депутат, "Газпром межрегионгаз Казань" кампаниясе генераль директоры Айдар Таһиров, Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина һәм җирле халык катнашты.
Бәйрәмдә беренче булып котлау сүзе белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин чыгыш ясады. Ул авыл халкын зарыгып көткән хыяллары тормышка ашу белән тәбрикләде:
– Авылларда спорт мәйданчыклары төзү программасы әлегә тукталып торса да, халык мәнфәгатен кайгыртырга җай табылды, – диде ул. – Районыбыздан ТР Дәүләт Советына сайланган депутат Айдар Таһиров, телефоннан шалтыратып, шундый спорт мәйданчыгы төзү мөмкинлеге барлыгын әйтте. Сүзендә торды, безгә зур финанс ярдәме күрсәтте. Хәзер авылда спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар да бар. Монда балалар гына түгел, өлкән буын кешеләре дә килсен иде, чөнки спорт – сәламәтлек нигезе.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин үз чыгышында зур шәһәрләрдәге зур стадионнар ("Лужники", "Ак Барс Арена", "Татнефть Арена", "Баскет-холл") белән беррәттән, кечкенә авылларны да игътибардан калдырмаска кирәклеген ассызыклады.
– Без кечкенә шәһәрләр, поселоклар һәм авылларда яшәүчеләрнең дә сәламәтлеген кайгыртырга тиешбез. Гади халык арасында да спортка тартылучылар бик күп, – диде депутат. – Кем белә, бәлки бу авылдан да киләчәктә чемпионнар чыгар.
Кече Кайбычта спорт мәйданчыгы төзеткән Айдар Таһиров та авыл халкына җылы теләкләрен җиткерде:
– "Газпром" кампаниясе, белүегезчә, илебездә газ чыгару белән генә түгел, спортны үстерү өчен объектлар төзү белән дә шөгыльләнә. Безнең инициативаны хуплап, аны тормышка ашырган өчен Альберт Рәхмәтуллинга, төзүчеләргә зур рәхмәт. Хәзер инде мин үземне депутат итеп сайлаган сайлаучыларым алдында да хисап тота алам.
Чөнки 2024 елда ТР Дәүләт Советына депутат булып сайланганда минем сайлау программамның бер өлеше авыл җирендә спортны үстерүгә ярдәм итү иде. Бу юнәлештә эш бара һәм ул киләчәктә дә дәвам итәчәк. Тиздән безнең ярдәм белән Бәрлебашы авылында да спорт мәйданчыгы ачылачак, – диде ул.
Символик кызыл тасманы кискәннән соң, кунаклар һәм авыл халкы яңа спорт мәйданчыгына үтте. Биредә Ульянково авылы мәктәбенең бию ансамбле үзенең матур чыгышын бүләк итте. Федоровское һәм Олы Кайбыч урта мәктәпләренең егетләр командалары арасында беренче волейбол уены узды.
Яңа объект ачылуга аеруча авыл укытучылары сөенә. Кече Кайбыч башлангыч мәктәбе укытучысы Илзирә Хәйруллина үзенең шатлыгын яшермәде:
– Авылыбызда спорт мәйданы ачылу – безнең өчен икеләтә куанычлы. Беренчедән, без укучыларыбыз белән биредә физкультура дәресләрендә шөгыльләнә алачакбыз. Икенчедән, Федоровское мәктәбе командасы безнең башлангыч мәктәпкә туплар бүләк итеп китте. Моның өчен без аларга бик рәхмәтле, – диде ул.
Нет комментариев