26 августта Татарстанның Чүпрәле районында юл-транспорт һәлакәте булган.
Бу хакта республиканың Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Хокук саклаучылар мәгълүматларына караганда, KIA автомобилен йөртүче, «Узып китү тыелган» билгесенә карамастан, каршы як полосага чыккан һәм Cherry автомобиле белән бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә KIA йөртүчесе урында, ә Cherry йөртүчесе хастаханәдә үлгән.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев