Кызу сукмасын дисәң, нишләргә?
Җәйге челлә йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләргә тискәре йогынты ясый.
Нәтиҗәдә, баш һәм йөрәк авыртырга, кан басымы уйнарга мөмкин. Тикшерүләр күрсәткәнчә, кызу һава хатын-кызларга бигрәк тә авыр тәэсир итә.
Өйдә салкынча һава булдырыгыз, көндез кояшлы яктагы тәрәзәләрне каплагыз, ә төнлә тәрәзләрне ачып куегыз. Кояш кыздырганда күләгәдә торырга тырышыгыз. Көндезге 12:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр кояшка чыкмаска тырышыгыз, чөнки ул вакытта кояш иң көчле кыздыра.
Күбрәк сыеклык эчегез. Баллы һәм газлы түгел, гади суга өстенлек бирегез.
Иртән һәм кич күбрәк хәрәкәтләнегез. Эсседә күп утырып тору гипертониянең, йөрәк-кан тамырлары чирләренең кискенләшүенә, тромбоз куркынычына китерә. Рационыгызны үзгәртегез. Майлы сөт һәм ит ризыкларыннан баш тартып, күбрәк балык, яшелчәләр белән туклану әйбәт. Ешрак салкынча душ керегез
Синтетик материаллардан тегелгән киемнәр кимәгез. Эссе һавада табигый киҗе-мамык һәм киндер киемнәр сайларга кирәк. Эсседә тәнне ачып йөрергә ярамый. Кепкалар, эшләпә яисә панамалар кияргә уңайсызланмагыз. Чөнки кояш сугу нигездә баш җылынганнан була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев