Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

«Мин күкне сайлыйм» авиация бәйрәме быел 1 августта узачак

Чара «Казан» гаилә үзәге территориясендә узачак һәм авиацияне популярлаштыруга, яшьләрне тармакка җәлеп итүгә һәм инженер-техник һөнәрләргә кызыксынуны арттыруга багышланачак, дип хәбәр иттеләр ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Макстагы каналында.

Кунаклар өчен «Профориентация аллеясы» оештырыла, анда авиация тармагы предприятиеләре һәм профильле уку йортлары үз мөмкинлекләрен тәкъдим итәчәк.

Бәйрәм программасында артистларның чыгышлары, күңел ачу чаралары, мастер-класслар, шулай ук һөнәри эшчәнлекләрендә уңышларга ирешкән Татарстанның авиация сәнәгате хезмәткәрләрен бүләкләү планлаштырылган.

Чараны Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы оештыра. Бәйрәм 13:00 сәгатьтә башлана, килүчеләр өчен керү ирекле булачак.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев