Мөрәле авылы китапханәсендә Асия һәм Галим Гыйбадуллиннар гаиләсенә багышланган фотокүргәзмә эшли
«Тормыш яме» дип исемләнгән күргәзмәнең авторы — Мәскәү шәһәрендә яшәп иҗат итүче фотожурналист, Россиякүләм һәм халыкара конкурслар, фотокүргәзмәләр катнашучысы, Россия фотографлар ассоциациясе әгъзасы Эльмира Закирова.
Ул — Галим абыйның туганнан туган абыйсының кызы.
Асия һәм Галим Гыйбадуллиннар һәркемгә үрнәк гомер юлы узган. Аларның гаилә корып яши башлауларына быел 65 ел тулды. Гаилә башлыгы гомере буе колхозда эшләгән: агроном, тракторчы, ындыр табагында механик та булган. Бәрле елгасы буендагы көтүлекләрне эшкәрткәне өчен ВДНХның көмеш медале белән бүләкләнгән. 1993 елда авыл мәчетен төзү инициаторы булган Галим абый бүген дә имам булып хезмәт итә, бөтен җәмгыять өчен рухи остаз булып тора.
Асия апа, махсус урта белем алып, мәдәният өлкәсендә эшләп, бик күп мактау кәгазьләренә лаек була. Иҗат белән шөгыльләнүе аңа эш дәверендә сценарийлар язарга ярдәм иткән. Күңелендәге хисләрен шигырь юлларына сала. Аның бик күп шигырьләре, мәкаләләре "Кайбыч таңнары«нда һәм республика газеталарында басылып чыкты. 2014 елда Асия апаның «Туган жирдә мин бәхетле» дигән китабы дөнья күрде. Гыйбадуллиннар алты балага гомер бүләк иткән. Бүгенге көндә киленнәре Гүзәлия белән гомер кичерәләр. Дәү әни, дәү әти дип өзелеп торучы ун оныклары, җиде оныкчыклары бар.
Гыйбадуллиннарның тормыш мизгелләрен фотокүргәзмәдә дә күрергә мөмкин. Ул гаилә кыйммәтләренең кадерен тагын бер кат искә төшерә. Һәр фото — күңелгә якын бер хатирә, һәр сурәт — гаилә тарихының аерылгысыз өлеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев