Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Мөрәледә сәнгатькә гашыйк халык яши

Әле кайчан гына, тирә-юньгә хуш ис таратып, җиләк куаклары, җимеш агачлары бакчага чакырды.

Я, әйтегез, бу хозурлыкка кайсыбыз сокланмады, мул уңышка өмет итмәде икән? Кызарып пешкән җиләге, каралып тулышкан карлыганы өлгерде дә. Уңган хуҗабикәләр, көннең бер генә минутын да кичектерми, эшкә тотынды. Шикәр комы алырга мин дә авыл кибетенә төшеп киттем. 

Ярыйсы гына юл атлыйсы, урамда кеше күренми диярлек, очраганнары да кыска гына сәлам алышудан узмый. Кызый, бакчада эш көтә, компоты, кайнатмасы, кыярын да җыябыз, артыгын кышка әзерләп тә куябыз дип, тукталып тормый гына сүзне төгәлләп саубуллашабыз. 

Шулай, барыбызда да бер үк шөгыль шул. Авыл кибете дә матурлыгы, чисталыгы белән үзенә җәлеп итеп тора, бина эче дә якты, иркен. Мин килгәндә товар бушатып бетерделәр. Үз эшенең остасы, сатучы Гөлсу Тимершина авыл группасына әле яңа гына килгән товар исемлеген язып элде, килегез көтеп калам, дип тә өстәп куйды ул.

— Хәзер кирәк-ярак эзләп әллә кайларга барасы түгел, заказ биреп тә кайтартып була. Кибетебез бик уңайлы урында, юл өстендә урнашкан. Халык күп йөри, — ди Гөлсу ханым.

Өйгә кайтыр юлым мәдәният йорты аша уза. Ишек ачык, димәк, кызлар эштә, кереп хәлләрен белеп чыкмый булмас дип, анда да сугыласы иттем. Репетиция бара, «Җырлый торган авыл» конкурсына әзерләнәләр икән. Быелгы конкурс Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга 140 ел тулуга багышлана, дип аңлатты китапханәче Миләүшә Әхмәтова. «Бүген репетиция, иртәгә концерт куябыз», дип мәдәният йорты мөдире Венера Фруэнтова мине дә мөнәҗәт әйтергә чакырды. Хәлемнән килмәс, дип боргалансам да, мин дә тыңлама, башка берәү дә каршы килсен...

Кешедән ярдәм сорап, мөрәҗәгать итүдән дә авыры юк бит дип, үземне җайлап кына күндердем. Барлык мәдәни чараларда актив катнашып, җыр сөюче кызлар белән таныштырып үтәсем килә: Лилия Минһаҗева, Сәвия Әхмәтҗанова, Сәрия Фәттахова, Сөмбелә Гыйләҗева, Миләүшә Гобәева, Гүзәл Гыйләҗева, Венера Фруэнтова, Миләүшә Әхмәтова, Фәридә Нуруллина, диджей Булат Сабиров һәм үзем. Туган тел, туган авыл, яшьлек турында җырларны бик матур итеп башкарды кызлар, Габдулла Тукай шигыре һәм мөнәҗәт тә урынлы булып күңелгә ятышлы иде.

Фәридә Нуруллина белән якынрак танышып аласы иттем. Мөрәле авылында туып-үскән кыз шул ук авыл килене дә. Мәктәпне тәмамлагач, Яшел Үзәнгә, булачак тормыш иптәше Фәрит Воркута шәһәренә китеп урнаша. 1985 елда гаилә корып, Воркутада яшәп калалар. Бер кыз, бер егет үстереп, инде оныклар да сөяләр.

— Гаилә белән Яшел Үзән шәһәренә күченеп кайтканга да 12 ел булды. Воркутада яшәгәндә «Яшьлек» үзешчән ансамблендә җырладым. Шәһәр мэры белән Усинск, Ухта шәһәрләрендә фестивальләрдә катнашып, гран-прига лаек булдык, күп кенә мактау грамоталары белән бүләкләндек. Хәзерге вакытта «Йолдызым» үзешчән ансамблендә җырлыйм. Профилакторий санаторийларда, гимназия, татар мәктәпләрендә, картлар һәм инвалидлар интернат-йортларында концертлар куябыз. Хәйрия концертларында катнашабыз. Әле күптән түгел Арчада чыгыш ясадык. Халык яратып йөри. Төрле мәдәни чараларга, Нәүрүз, Сабантуй бәйрәмнәренә гел чакырып торалар, авылда да һәр чарада катнашам. Үзебез дә ял итеп кайтабыз. Шәһәр музыка мәктәбендә бүлмәбез бар, коллективта 20 кеше эшлибез. Җитәкчебез — Йолдыз Шәмгунова, баянчыбыз — Шамил Сафин. Мин кечкенәдән җырларга яраттым, мәктәптә укыганда да җырлы, биюле уеннарда катнаша идем. Бүген «Сау булыгыз, ак каеннар» җырын башкарачакмын. Әле шигырьләр дә иҗат итәм, алар район газетасында басылып тора, — диде әңгәмәдәшем.

Мөнәҗәт һәм бәет — башлыча көйле әсәрләр, эчтәлекләре ягыннан да алар бер-берсенә якын тора. Икесе дә "кайгы-хәсрәт«ле әсәрләр рәтенә керә. Мөнәҗәт гадәттә туган-үскән илдән, туганнардан, балалардан аерылуларга кайтып кала. Мөнәҗәтләрнең иҗат ителгән елы, кемгә багышлануы, авторы булмый. 

Без кечкенәдән әби-бабайлардан мөнәҗәтләр тыңлап үстек. Коръән ашлары үткәрелүче йортларда мөнәҗәт әйтәләр иде. Сабира, Хәнифә әбиләрем — кодагыйлар. Сабира әбием еш кунак була иде бездә. Икесе дә авыр тормыш юлы үткән, ирләре, уллары яу кырында һәлак булган, яшьли тол калган күп балалы әниләр. Икесе дә, оекбаш бәйләргә утыргач, тормышларында булган кызык та, борчу, кайгылы да хәлләрне искә төшереп үтәләр, көйләп мөнәҗәт әйтәләр иде. Без эне-сеңелләрем белән бирелеп китеп тыңлый идек, күзләре яшьләнсә, үзебезчә җәлли идек әле үзләрен. Бергә җыелгач, гел шул вакытларны искә төшереп, сагынып сөйләп алабыз. «Синең биш асылың» дип исемләнгән мөнәҗәтне яттан өйрәндем. Чөнки әбием, белдеңме, аны колагыңа киртләп куй, бу әсәрнең эчтәлегендә әхлак, тәрбия, тәртип сурәтләнгән дип аңлата иде. Сезне дә таныштырып китим әле.

Кеше өчен иң әүвәле — намус, дигән,
Намусыңны сатып итмә табыш, дигән.
Байлык өчен илен-көнен саткан кеше
Ике дөнья өчен дә ул — явыз, дигән.
Икенче иң кыйммәтлесе — гакыл, дигән.
Гакылсызда тәүфыйк ягы такыр, дигән.
Гакылсызда намус та юк, иман да юк,
Ялганга ант итеп барын сатар, дигән.
Өченче иң кыйммәтлесе — әдәп, дигән,
Әдәп-көчле мәхәббәткә сәбәп, дигән:
Әдәпсездә бәхет тә юк, тәүфыйк та юк,
Кеше исеме күтәрүе гөнаһ дигән.
Дүртенче иң кыйммәтлесе — күңел, дигән,
Күңеле бозык кеше — кеше түгел, дигән,
Бозыкларга җир өстеннән асты яхшы,
Яшәмә дә, үлеп җиргә күмел, дигән.
Бишенче иң кыйммәтлесе — сабыр, дигән.
Сабыр кеше зур бәхетләр табар, дигән,
Бер дә юкка ачуланып дөнья бозу
Бер кайгыдан икенчегә салыр, дигән.

Концерт оешкан төстә бик матур булды. Безнең авылда да моң ияләре — үзешчәннәр бар, һәр яктан уңган, булган ханымнар, менә алар күктәге якты йолдызлар. Дөньялар тынычланып, хәрби операциядә катнашучы егетләребез дә исән-сау гаиләләренә әйләнеп кайтсыннар, барыбызда да бер теләк. Исән булыйк! 

Мәдинә Салавиева, 
Мөрәле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев