РКБ табибы көнгә ничә адым йөрергә кирәклеге турында сөйләде
Хәбәрләр

РКБ табибы көнгә ничә адым йөрергә кирәклеге турында сөйләде

«Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республика клиник хастаханәсенең 2 нче ортопедия бүлеге мөдире Рамил Салихов сәламәтлек өчен көнгә ничә адым йөрергә кирәклеге турында сөйләде.

«Һәркем һәр көн 8-10 мең адым йөрергә тиеш, дип әйтәләр. Чынлыкта ярты сәгать дәвамында өзлексез йөрү файдалы санала — бу 5 мең тирәсе адым. Көндәлек адымнар санының файдасы — бу гаджетларны уйлап тапкан япон җитештерүчеләре уйдырмасы. Нәкъ алар якынча 10 мең адым үтәргә тәкъдим итте, һәм моны көндәлек норма дип атады», — дип аңлатты РКБ табибы.

Тулырак: https://tatar-inform. tatar/news/rkb-tabiby-konena-nica-adym-iorerga-kiraklege-turynda-soilade-5928291

Чыганак: «Татар-информ»


Нет комментариев