Хәбәрләр

Сайлаучыларга рәхмәт!

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда катнашучыларга рәхмәтен белдерде.

Хөрмәтле Кайбыч районы халкы, сайлаучылар! Россия күләмендә узган мөһим сәяси вакыйгадан читтә калмавыгыз, сайлауларда тавыш бирүдә актив катнашуыгыз өчен ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Сезнең һәрбер тавышыгыз илебезнең, республикабыз, без яшәгән төбәкнең якты киләчәгенә, тотрыклылыгына һәм алга таба үсешенә салынган зур өлеш ул. Нәкъ менә сезнең битараф булмавыгыз аркасында без бердәмлекне һәм бергәләп зур уңышларга ирешергә әзер булуыбызны күрсәттек.

Форсаттан файдаланып, территориаль сайлау комиссиясе һәм участок сайлау комиссияләрендә эшләүчеләргә, кураторларга, күзәтүчеләргә, волонтерларга аерым рәхмәт сүзләремне юллыйм. Сайлауларның тиешле югарылыкта узуы сезнең хезмәтегезгә турыдан-туры бәйле. Шулай уксайлау участокларында хокук тәртибен саклаган һәм тавыш бирүчеләрнең иминлеген тәэмин иткән хокук саклау органнары, гадәттән тыш хәлләр хезмәте хезмәткәрләренә дәрәхмәтемне белдерәм.

Төрле милләт халыклары өчен уртак Ватанга әйләнгән туган илебездә бәхетле яшик. Әнә шул төрле конфессия вәкиләренең үзара аңлашып, дус-тату яшәве белән көчле безнең ил.Безнең өчен иңкадерлесе тынычлык, күк йөзенең һәрвакыт аяз булуы.


Нет комментариев