Табиб көз көне карбыз һәм кавын ашауның зыяны турында сөйләде
Хәбәрләр

Табиб көз көне карбыз һәм кавын ашауның зыяны турында сөйләде

Көзен карбыз һәм кавын куллану организм өчен тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Бу хакта табиб-диетолог Римма Мойсенко сөйләде.

«Көз көне ашказаны-эчәклек системасының хроник авырулары кискенләшү вакыты. Карбыз яки кавынның бераз зуррак дозасы гастрит, панкреатит өчен триггер булырга мөмкин. Татлы продукт ашказаны асты бизенә тискәре тәэсир итә», — дип сөйләде эксперт «Радио 1» әңгәмәсендә.

Мойсенко шулай ук карбыз һәм кавын аркасында барлыкка килергә мөмкин булган бактериаль үсеш турында да кисәтте.

«Көзен кавын-карбыз ашау шартлы-патоген флора һәм кандидоз үсешен көчәйтә», — дип аңлатты ул.

Чыганак: «Татар-информ»


Нет комментариев