Татарстан Республикасы көне уңаеннан Кайбыч халкына тирән котлау сүзләремне җиткерәсем килә
Хәбәрләр

Татарстан Республикасы көне уңаеннан Кайбыч халкына тирән котлау сүзләремне җиткерәсем килә

Татарстан – горурланырлык республика.

Фәнил Баһаветдинов, Татарстан Республикасының VII чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, «Цеолиты Поволжья» Сәүдә йорты" җәмгыятенең генераль директоры:

—Татарстан Республикасы көне уңаеннан Кайбыч халкына тирән котлау сүзләремне җиткерәсем килә. 30 август — республикабызда яшәүче барлык халыкларның уртак бәйрәме ул. Бүген Татарстан Республикасы күпмилләтле Россия дәүләтендә, иң ышанычлы һәм ныклы таяныч буларак, үзен күрсәтә алган төбәк. Әлеге бәйрәмнең дә кыйбласы бердәм, имин булып, бәрәкәтле, мул тормышта яшәүгә юнәлгән. Татарстан — безнең уртак йортыбыз. Нинди генә өлкәдә булса да, башкарган хезмәтегезнең нәтиҗәсе Кайбыч районы үсешенә ныклы өлеш кертсен! Илебезгә, гаиләләрегезгә тынычлык, тормышыгызда иминлек телим.


Нет комментариев