Татарстанда 27 градуслы җылы һава торышы саклана
Хәбәрләр

Татарстанда 27 градуслы җылы һава торышы саклана

Бүген Татарстанда антициклон йогынтысында гадәттән тыш җылы һәм коры һава торышы саклана.

Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Көчле явым-төшемнәр фаразланмый. 

Төбәк территориясендә көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метрга кадәр тизлектәге җил исәчәк. Җылы төннән соң Татарстанда көндезге сәгатьләрдә һава +22..+27 градуска кадәр җылыначак.

 


Нет комментариев