Татарстанда 24-31 августта АИ-92 маркалы бензин һәм дизель ягулыгы кыйммәтләнде.
Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.
Бер атна эчендә АИ-92 маркалы бензин 0,8 процентка кыйммәтләнде. Хәзер аның литры 68,11 сум тора. Дизель ягулыгының бәясе 0,7 процентка артты һәм бер литры 80,81 сумга җитте.
АИ-95 һәм АИ-98 маркалы бензиннарның бәясе үзгәрмәде. АИ-95 элеккечә үк — 73,81 сум, ә АИ-98 98,07 сум тора.
2026 ел башыннан Татарстанда АИ-95 маркалы бензин аеруча нык кыйммәтләнде. 2025 елның декабре белән чагыштырганда, аның бәясе 16,95 процентка артты.
АИ-92 маркалы бензин ел башыннан бирле −16,48 процентка, АИ-98 13,75 процентка кыйммәтләнде. Дизель ягулыгының бәясе 11,62 процентка артты.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев