Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Татарстанда бераз салкынайта һәм яңгырлар явачак

Татарстанда якын көннәрдә эссе һәм коры һава торышы яңгырлы һәм салкынча һава торышына алмашынуы көтелә.

Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

27 июль кичендә һәм 28 июль төнендә кыска вакытлы яңгырлар явачак. 28 июль көнне көндез бөтен Татарстан буенча явым-төшем көтелә. Урыны белән яшенле яңгырлар, җилнең секундына 18-23 метрга кадәр көчәюе һәм боз явуы ихтимал.

Төнлә Температура 16-21 градус, көнчыгышта — 24 градуска кадәр. Көндез һава 31 градуска кадәр җылыначак.

29 июльдә төнлә явым-төшем көтелми, әмма көндез атмосфера фронты якынлашу белән көньяк-көнбатыш районнарда янә яшенле яңгырлар явуы ихтимал. Яшенле яңгыр вакытында җил урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк, боз явуы да ихтимал. Төнлә — 14-19 градус, көндез — 25-30 градуска кадәр җылыначак.

30 июльдә Республикада уртача һәм көчле яңгырлар, урыны белән яшенле яңгырлар көтелә. Төнлә — 14-19, көндез — 19-24 градус.

Якынча фаразлар буенча, 31 июльдә һәм 1 августта һава торышы тотрыксыз булачак, вакыт-вакыт яңгырлар көтелә. 31 июльдә көндез температура 19-24 градус, 1 августта 22-27 градус булачак.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев