Татарстанда 29 июльдә алмашынучан болытлы һава көтелә.
ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматларына караганда, көндез һәм кичен урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, боз явуы көтелә.
Секундына 5-10 метр тизлектә төньяк-көнбатыштан исүче җил вакыт узу белән юнәлешен көньяк-көнчыгышка үзгәртәчәк. Көндезге һәм кичке сәгатьләрдә ул кайбер урыннарда 15-20 метрга кадәр көчәячәк.
Көндез максималь температура +24...+ 29 градус тәшкил итәчәк.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев