Татарстанда бүген кыска вакытлы яңгырлар һәм +20 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Хәбәрләр

Татарстанда бүген кыска вакытлы яңгырлар һәм +20 градуска кадәр җылы булуы көтелә

Бүген республикада алмашынучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә.

Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 7-12 метр тәшкил итә, көндез урыны белән 14 метрга кадәр көчәя. Төнлә температура +9..+14 градус тәшкил итсә, көндез һава +15..+20 градуска кадәр җылыначак.

Казанда алмашынучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә. Көндез башкалада +17..+19 градус җылы булачак.

Чыганак: «Татар-информ»


Нет комментариев